Боерганда яшәүче Нурлыгаян Галим кызы Сәгъдиева Бөек Җиңү бәйрәмендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле авылдашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район җитәкчеләре дә килгән иде.
Нурлыгаян әби сугыштан исән-имин җиңү яулап кайткан солдат егет Заһит Сәгъдетдин улына кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстергән. Сугыштан соңгы иң авыр елларда колхозда эшләп, илгә-көнгә тугры хезмәт итеп яшәгән бу ике фидакарь җанның тормыш юлы – илебез тарихы.
Сәгъдиевлар бик матур пар булып, 56 ел бергә гомер кичерәләр. Хәзер сугыш ветераны Заһит абый арабызда юк инде. Нурлыгаян апаның да соңгы елларда сәламәтлеге мактанырлык түгел. Бүгенге көндә ул балалары тәрбиясендә гомер итә. «Илләргә тынычлык бирсен, сугышлар булмасын, без күргән авырлыкларны кабат беркемгә дә күрергә язмасын», – дип изге теләкләрен теләп озатып калды безне Нурлыгаян әби. Без исә янәдән аны туган көне һәм Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, балалар куанычы теләп калабыз
