- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артём Мессеев сүзләренчә, районда 9 Май бәйрәме алдыннан “Менделеевские новости” газетасы редакциясе оештыруында “Ветеран янәшәдә яши”, “Георгиев тасмасы”, “Балалар – ветераннарга, ветераннар – балаларга”, “Обелиск”, “Җиңү варислары” акцияләре үткәрелә. Укучылар сугышта катнашучылар белән очрашачак, Советлар Союзы Геройлары истәлегенә спорт эстафетасы, массакүләм велочабыш планлаштырыла.
2сеннән 9 майга авыл мәдәният йортларында концертлар оештырыла. 9 майда менделеевлылар Үлемсез полк маршына чакырылалар, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае янында бәйрәм программасы 17:00дә башлана, җиңү салюты 21 сәгатьтә була.