- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүче тыл хезмәтчәннәре өчен «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханә мөдире Садыйкова Г.Х. Җиңү көненең әһәмияте турында сөйләде. Бүген без бергә җыелып, сугыш еллары авырлыкларын, шул авырлыкларны үз өсләренә күтәргән кешеләрен искә төшердек. М.Җәлил, Ф.Кәрим, В.Нуруллин, М.Мәһдиев шигыйрьләре, әсәрләреннән өзекләр укылды. Кичәдә сугыш темасына багышланган җырлар яңгырады.
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә Иске Икшермә авыл китапханәсе мөдире С.Загриева Бөек Ватан сугышы ветераннары Нурислам Фархуллин һәм Якупов Камил абыйларның өйләренә яңа китаплар илтте, газета-журнал яңалыклары белән таныштырды. Ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аларга исәнлек-саулык, озын гомер теләде.
Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Халкыбыз батырлыгы мәңгелек” дигән тематик кичә үткәрелде. Кичәгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды.Мәдәният хезмәткәрләре аларны Җиңү бәйрәме белән котлады, бәйрәм концерты оештырылды. Обелиск янына венок куелды.Чәй өстәле янында ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук, Яңа Мичән авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарының өйләрендә булдылар. Җиңү бәйрәме белән котладылар,бәйрәм открыткалары, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Казанче Бигәнәй авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Бөек Җиңү көне уңаеннан "Бөек Җиңү хәркемнең йөрәк түрендә!" дигән исем астында тантаналы бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәгә сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннары чакырулы иде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фәхим улы ачып җибәрде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән аралаштырылып алып барылды. Ветераннар чәй табыны артында үзләренең авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.
Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Хәтер сандыгы” - патриотик сәгать үткәрде. Әлеге чарада “Онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән тематик почмакка күзәтү ясалды. Укучыларга сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында сөйләнде, сугыштан килгән хатлар, сугыш чорына кагылышлы документларның күчермәләре белән таныштырылды. Шулай ук, Оет авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан стенд эшләде.
Сатыш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл советы җирлеге башлыгы белән бергә тыл ветераннарының өйләренә барып, котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр өләштеләр, бәйрәм белән котладылар.
Шекше авыл китапханәсе, Шекше мәдәният йорты, Сәрдә авыл клубы , Шекше төп мәктәбе белән берлектә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. "Сугыш урлаган балачак" дип исемләнгән кичәгә авылыбызның тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Әби-бабайларыбыз Инзилә Шекше төп мәктәбе әзерләгән моңлы җырларын яратып тыңладылар. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте.
Иске Икшермә авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан «9май-Җиңү көне» темасына балалар арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста призлы урын алган балаларга (1 урын Гарафиев Илгиз, 2 урын Хабибрахманова Виктория, 3 урын Бикбаева Алинә) истәлек бүләкләре тапшырылды.