- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район китапханәләрендә төрле кичәләр, очрашулар, батырлык дәресләре, үткәрелде. «Сүнми торган хәтер»(Яхшы Каран авыл китапханәсе), «Җиңү данын илнең солдатлары гасырларга алып барырлар»( Юлтимер авыл китапханәсе), “Сугыш рәссамнар иҗатында” (Үзәк китапханә) һәм башка исемдәге китап күргәзмәләре төзелде, күзәтүләр ясалды. Үзәк китапханә оештырган районкүләм “Җиңү хакы” сәнгатьчә сөйләү конкурсында 45 кеше катнашты. Җәлил поселок китапханәсендә урта мәктәпләр коллективы белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап “Безнең җанда хәтер уяу торса, Җиңү һәрчак дәвам итәчәк” исеме белән әдәби-тематик кичә үтте. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасын яктыртуга багышланган әлеге кичәгә тыл һәм хезмәт ветераннары, Сарман музее хезмәткәрләре, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе членнары, актив китап укучыларыбыз чакырылды. Кунаклар сугыш елларында районыбызның Бөек Җиңүгә керткән фидакарь хезмәте хакында бай мәгълүмат алдылар. Татар әдәбиятында сугыш тематикасын яктыркан шигырьләр, проза әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Очрашу Г.Шигапова һәм Ф.Соловьева башкаруында моңлы җырлар белән үрелеп барды. Ветераннарыбыз оештыручыларга рәхмәт белдереп, күңелләренә җылы хисләр алып таралыштылар.
МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә"