Актаныш районында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бүләк Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Ул район буенча 531 сугыш һәм тыл ветеранына тапшырылачак.
Аккүз авыл җирлегендә яшәүче ветераннар да шушы көннәрдә әлеге шатлыклы мизгелләрне кичерде. Тыныч тормышның 75нче язын каршы алган өлкәннәребез дәүләт бүләкләрен күз яшьләре белән кабул итеп алды. Күңелләрендәге сугыш еллары хатирәләре яңарды аларның, яшьлек елларына кайтып килгәндәй булды күпләре.
Бүгенге көндә Аккүз җирлегендә 23 ветеран гомер кичерә. Аларның алтысы – Ахун авылында, алтысы – Меңнәр, алтысы – Чишмә, өчесе – Аккүз авылында яшәсә, Яңа Кадермәт һәм Михайловка авылларында да берәр тыл хезмәтчәне исәпләнә. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими... – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары күптән башланды. Утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип, җирлек башлыгы Галина Имамова ветеранның түшенә медаль беркетте, күчтәнәчләр тапшырды.
8 март – халыкара хатын-кызлар көнендә башланып киткән чара җирлектә атна буе дәвам итте. Шушы вакыт аралыгында үз аякларында йөри алган ветераннарыбызга медальләр тантаналы чаралар кысасында тапшырылды. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, чарага килә алмаучыларга юбилей алды бүләкләрен йортларда тапшырдылар. Җирлек башлыгы белән бергә фельдшер, башлангыч ветераннар советы рәисе урыннарга чыгып, өлкән буын вәкилләре белән аралашты, кадерле ветераннарның сәламәтлекләре тикшерелде, яшәү-көнкүрешләрендә борчу тудырган сорау-проблемалар өйрәнелде.
Сугыш михнәтләрен кичкән буын җирлек җитәкчелеген рәхмәт сүзләре белән каршы алды. “Безне онытмавыгыз һәм хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт! Еллар тыныч, күкләребез һәрвакыт аяз булсын! Сугыш утлары яңадан кабынмасын! Бүгенге тормышыбыз оҗмахка тиң, куана-куана яшәрлек”, - дигән теләк ирештерде аларның һәрберсе.
Бүгенге матур тормыш, өлкәннәргә күрсәтелгән кайгырту өчен ил, республика һәм район җитәкчелегенә тирән рәхмәтләрен юлладылар ветераннар.
– 75 ел тыныч һәм матур тормышта яшәвебез белән сезгә – барлык сугыш һәм тыл ветераннарына бурычлыбыз. Бүген сезнең алда зур ихтирам белән башыбызны иябез. Яшегез олыгайса да, сәламәтлегегез какшаса да, әле алдагы елларда да безнең янәшәбездә булсагыз иде. Сезнең акыллы фикерләрегез, киңәш-тәкъдимнәрегез безнең өчен бик кирәк. Җиңүнең 75 еллыгын бергәләп каршы алырга язсын! – диде җирлек башлыгы Галина Ибраһим кызы.