Моннан 70 ел элек илебез өстенә кара болыт, канэчкеч аҗдаһа булып ябырылган фашист өерен тар-мар итүгә ул чорда яшәгән һәркем- олысы кечесе үз өлешен кертергә тырыша. Фронтларда, хәрби округларда, флотилияләрдә күчмә типографияләрдә җыелган газеталар чыга башлый. Хәрби журналистлар армиясе барлыкка килә, корреспонденлар челтәре формалаша.
Бөек Ватан сугышы елларында вакытлы матбугат гаятъ зур әһәмияткә ия булган. Сугышчылар арасында пропаганда эше алып бару, аларны көрәшкә рухландыру, илдәге вакыйгалар белән таныштыру максатыннан, татар телендә дә фронт газеталары нәшер ителгән. Аларны чыгару эшенә, хәрби хәбәрче буларак, күренекле язучылар, журналистлар тартылган. Төрле фронтларда төрле исемле газеталар басылып чыга башлый. Мәсәлән:
“Ватан өчен” Төньяк Көнбатыш фронтында.
“Ватан намусы өчен” Беренче Украина фронты.
“Сталин байрагы” Көньяк фронт.
“Фронт дөреслеге” Волхов фронты.
“Ватан өчен сугышка” Карелия фронты.
“Ватанны саклауда” Ленинград фронты.
“Кызыл сугышчы” Мәскәү хәрби округы.
“Совет сугышчысы” (Өченче Украина фронты
“Кызыл Армия” Беренче Белоруссия фронты һ.б. газеталар. 1941 елдан башлап фронтларда 16 татарча газета чыгарыла. Биредә йөзләгән әдипләребезнең, журналистларның дошманга үч һәм нәфрәт белән язылган мәкаләләре басылган, нәсер-хикәяләре, шигырьләре сугышчыларны җиңүгә рухландырган, сугыш кырында туган жырлары батыр егетләрнең күңелләренә өмет өстәгән.
Радио дулкыннары аша барлык фронтлардан алынган иң соңгы хәбәрләр, фронтлардагы уңышлар турындагы мәгълүматлар, Верховный Баш Командующий приказлары төн эчендә кургаш хәрефләргә әйләнеп, басу машинасына керәләр. Иртән кызарып кояш чыкканда, газеталар төрле частьларга тарала башлый.Һәм шулай фронт газеталары туа. 70 елдан артык элек чыгып, инде саргайган, үз вакытында меңләгән солдатларга рухи көч биргән фронт газеталарының берсе, безнең Саба туган як өйрәнү музеенда саклана. Ул Калинин фронтында чыга торган “Алга дошман өстенә” дип атала.
Газета тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Журналистлар сугышчылар белән бер сафта атакага баралар; хәрби операцияләрдә катнашалар; дошман уты астында окоптан-окопка йөреп, фашистларга каршы аяусыз сугышкан батыр солдатлар һәм офицерлар белән турыдан-туры танышып, татар халкының баһадир уллары турында хәбәрләр җыялар. Аларның күпчелек әсәрләре җилле-яңгырлы окопларда, дошман уты астында язылалар. Бу хәбәрләр, газета аркылы фронтның бөтен почмакларына ирешеп, сугышчыларны тагын да рәхимсезрәк көрәшләргә рухландырып торган.
1942 елның ноябрь-декабрь айлары – 1943 елгы подшивкалары алар. Газета атнага ике тапкыр чыга торган була. Аны Шайхи Маннур, Афзал Шамов, Абдул Әхмәт, Кәшфи Басыйров кебек күренекле язучылар, журналистлар чыгарган. Мөхәррир урынбасары (зам. редактор) вазифасын Саба районы Оет авыл егете, капитан Минһаҗ Гыймадиев башкарган. Ул аларны сугыш тәмамлагач та кадерләп саклаган. Шакирова Найлә апа (күршеләре) безгә, Саба туган як музеена тапшырды.
“Данлы разведчик”, “Гвардеецлар горурлыгы”, “Батыр агитатор” кебек мактау мәкаләләре, Верховний баш командующий приказлары, фронт яңалыклары, хатлар, фронтовиклар иҗаты,шигырьләр басылып чыга.
Минһаҗ Гимади улы Гимадиев 1903 елның 27 сентяберендә Оет авылында туган. Балалык һәм яшьлек еллары җиңел булмый. Башта ул Казаклар мәктәбенең III классын тәмамлый. Аннан унбер яшьлек улын өйрәнчек малай итеп тегүче әтисе үзе белән читкә алып китә. Аның тегүчелек һөнәренә өйрәнүе читкә алып китә.
1921 елгы ачлыкта Алтай якларына, Урта Азия шәһәрләренә бәхет эзләп йөрергә туры килә. Гаилә корып балалар атасы булып, яше утызга җиткәч, партия аны укырга җибәрә. Аннан аның тормышы журналистикага багышлана. Татарстан китап нәшриятында политик, авыл хуҗалыгы, фәнни – техника әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә, сүзлекләр төзүдә катнаша. Пенсиягә чыккач, ул Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән якташларыбыз турында материаллар җыя. Әйтергә кирәк Минһаҗ абый туп тавышлары тынганнан соң да Ватан азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең каһарманлыкларын күз алдына китереп, снарядлар шартлавын, пулялар сызгыруын яралылар ыңгырашуын яңадан колагында ишеткәндәй булып сугыш тематикасы буенча эшләвен дәвам итә, һәм 1971 елда Татарстан китап нәшрияты “Солдат даны” дигән китап бастырып чыгарда. Аның авторы якташыбыз Минһаҗ Гимадиев. Бу китапка I, II, III – дәрәҗә Дан орденнары кавалерлары турында 50дән артык совет солдатының батырлыклары турында очерек һәм язма урнаштырылган. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар. Бу җыентык та яшь буынны Ватанга мәхәббәт, патриотизм рухында тәрбияләүдә ярдәм итәчәк. Китапны Бөек Ватан сугышында катнашкан журналист якташыбыз минһаҗ Гимадиев СССР оборона министрлыгының архив материалларын җентекләп өйрәнү нигезендә язган. Ләкин автор үзе бу китапның дөньяга чыгуын күрә алмый 1970 елда вафат була.
Минһаҗ Гимадиевның Ватан алдындагы патриотик хезмәтләренә хөкүмәтебез югары бәя бирә. Ул Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнә.