Бүген Бикмәт авылында яшәүче тыл ветераны Шәехов МАНСУР ШӘЙХЗАМАН улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Коммунистик Хезмәт ударнигы, Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, тагын күпсанлы медальләр иясен район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да юбилярга сихәт тигез гомер, куанычлы тормыш теләделәр.
- Авылда Мансурны “ашыгыч ярдәм”, “безнең духтырыбыз”, дип йөрттеләр. Кемгә нинди ярдәм кирәк, беркемгә дә каршы килмәде, - диде 63 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Гөлсинә апа.