Балачак хатирәләрен аеруча яхшы хәтерли ул. Кичкетаңда зур янгын булганда йортлары янып, бернәрсәсез урамда калалар. Шул вакытта аларны үзләре дә алты җан булган Габденур абыйлар гаиләсе үзләренә яшәргә чакыра.
Сугыш чорында ун яшьтән басуда эшләгәннәре, унбиш яшьтән урман кискән чаклары да хәтер сандыгында яхшы сакланган.
– Әтием сугышка киткәндә әниемә бишәү калдык. Яу кырыннан “хәбәрсез югалды“ дигән хәбәре килсә дә ышанмадык, чөнки хатлары гел килеп торды. Сугышта дүрт ел йөреп, күп яралар белән кайтты, – дип әтисе кайткан мизгелләрен дә искә алды.
Колхозда төрле эшләр башкара, егерме ел фермада сыер сава ул. Жиде бертуганының кайсылары читкә китә, кайсылары вафат була. Миңнеасия төп йортта әти-әнисен карарга кала. Авылдашы Галия вафатыннан соң аның өч улы һәм кызына әни булып, Ленин орденлы бригадир Әхмәтлатыйп белән 45 яшендә генә гаилә кора.
– Мин үз әнием Галиядән сигез яшемдә калдым. Шул чакта ул миңа әниемне алыштырды. Мин аннан күңел җылысы, ана назы күреп үстем. Әнкәй дип дәштем һәм дәшәм, – ди кызы Ләрисә.
Сиксән биш яшенә кадәр хастаханә сукмагына аяк басмаган Миңнеасия әби авырып киткәч, Ләрисә һәм Марсель аны үзләренә алып кайталар.
– Киявем Марсель изге җанлы, алтын куллы, бик уңган кеше иде. Нинди эшкә тотынса да – тимер, агач эшеме, түбә ябумы – барысын да булдырды. Һәрчак ачык йөзле, киң күңелле булды. Китапханәдән миңа яңа китапларны гел алып кайтып торды, – дип бик юксынганын белдерде моннан бер ел элек вафат булган кияве турында.
Ләрисә турында да чиксез рәхмәт һәм эчкерсез хөрмәт сүзләрен бик күпләп әйтте әбекәй:
– Оҗмах бакчасында гына яшәтә мине Ләрисәм. Иртә яздан көз ахырына кадәр ишегалдыбыз, бакчабыз шау чәчәктә утыра. Бик тәмле пешерә, чисталык-пөхтәлек ярата. Тыйнак, итагатьле, кешелекле. Туганнарымны да һәрвакыт якты йөз белән каршы ала. Каенанасы Гөлсөяр белән дә әниле-кызлы кебек аңлашып-килешеп бик тату яшиләр. Уллары да үзе кебек мәрхәмәтле. Миңа күрсәткән игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын иде дип телим.
Миңнеасия апа – биш вакыт намаз иясе. Кулына бик еш Коръән ала, аны ике тапкыр укып чыккан инде. Дини китаплар һәм газеталар укырга ярата. Олуг юбилее белән котлап бүләкләр тапшырган район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевка да изге теләкләрен әйтеп озатып калды.
Язмамны тәмамлаганда Туфан Миңнуллинның: “Минем бәхетсез картлыкта гомер кичерүчеләрне күргәнем бар. Ә бәхетле картлык була микән ул?“дип язганы искә төште. Мин бу сорауга җавапны Миңнеасия Әминованың юбилеенда таптым. Бәхетле картлык бар ул! Миңнеасия әбинең хәзерге яшәеше – шуңа дәлил.
Асия Корбангалиева