- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Көек авыл клубында Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышлап "Бәхет кенә тели күрсен безгә, ямьле язның тыныч иртәсе!" дигән исем астында өлкәннәребез хөрмәтенә бик матур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә авылыбыздагы бердән-бер сугыш ветераны Шаһи абый Гайфиев кына авыру сәбәпле килә алмады. Калган - үзләре исән-сау йөреп торучы тыл ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары барсыда килде. Бәйрәм чәй өстәле артында үзешчән артистлар һәм Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты хемәткәрләренең матур җыр-биюләре белән үрелеп барды. Өлкәннәр үзләре дә бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәп җырладылар, биеделәр, Рәшидә апа, Сәлимә апалар үзләре язган шигырләрен укып, сугыш чорында күргәннәре тагын бер кат искә төшерделәр. 92 яшьлек Нәфисҗамал әбинең мөнәҗәт әйтүе барыбызны таң калдырды. Бәйрәм илләр тыныч булсын, күгебез һәрвакыт аяз булсын, без күргән михнәтләрне бер кемгә дә күрергә язмасын дигән матур теләкләр белән тәмамладылар.