Җиңү бәйрәме алдыннан Бәтке авылының мәдәният йортында барлык ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен җыеп, Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев җылы котлады, изге теләкләрен белдерде. Соңыннан авыл советы хезмәткәрләре безне хөрмәтләп, шулай ук йөрәк түреннән чыккан иң матур теләкләрен җиткерделәр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап җибәрелгән махсус медальләрне тапшырдылар, стена сәгатьләре бүләк иттеләр.
Бәйрәмне искиткеч матур концерт дәвам итте, яшь аралаш карап утырдык без аны. Концерттан соң барыбызны да өйләребезгә кадәр озатып куйдылар, күчтәнәчләрен дә тапшырдылар. Олы кешенең юктан гына да күңеле була, шулай безне кадерләгәннәре өчен бик сөендек.
Без, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары өчен мәктәптә дә матур бәйрәм оештырганнар иде. Мине, шулай ук Рая Хохлованы, Дуся Губочкинаны мәктәп укытучылары өебездән килеп алдылар. Әлеге бәйрәм вакытында без VII сыйныф укучылары белән очраштык. Алар бездән авыр сугыш еллары турында сорашты, үзләре дә карт әби-бабайларыннан ишеткәннәрен сөйләде. Җиденчеләрнең сыйныф җитәкчесе Татьяна Косачева үзе дә әти-әнисенең сугыш вакытында михнәтләр күреп яшәгәннәрен безгә тәфсилләп җиткерде. Укучыларның сугыш еллары җырларын җырлавы күзләребезне яшьләндерде... Балаларның безне хөрмәтләп үзләре ясаган чәчәк бүләк итүләре, без сезнең белән горурланабыз дип әйтүләре бигрәкләр дә күңелемә хуш килде. Мин эчемнән генә мәктәп коллективы хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтеп утырдым. Без күргәннәрне берүк хәзерге яшьләр күрмәсен, илләр-көннәр тыныч булсын!