Салахова Мәрзия әби сөйләгәннәрдән язып алынды: “Без күргәннәрне күрергә язмасын.”
Салахова Мәрзия –минем әниемнең әнисенең әнисе. Дәү әбием исән чагында язып алган истәлекләр белән сезне дә таныштырасым килә. Минем бу язмамда үзенең башыннан үткәннәре генә. Сугыш башлангач әбиемнең әтисе, дүрт абыйсы сугыш кырында үлеп калганнар. Кара тамгалы биш хат бу гаиләгә бер-берартлы килеп торган. Бу гаилә күргән кайгыны язып бетерә дә, сөйләп аңлата да торган түгел. Әбием сөйләгән истәлекләр:
...Мин 5 нче класста укыган чакта авырдым һәм мәктәптә укудан туктадым. Миңа ул вакытта 13 яшь иде. Терелгәч мәктәпкә бармадым, әниләргә бераз ярдәм булыр дип хат ташучы (письмонос) булып эшкә кердем.
1936 нчы елда Туйкәгә 6 айлык ясле курсына укырга җибәрделәр. Анда укып кайткач, бер ел яследә тәрбияче булып эшләдем.
1937 нче елда колхоз күксагыз чәчте. Берничә хатын-кыз белән бер звено оештырып, мине звеновод итеп куйдылар. Җәй көне шул күксагызны утадык һәм көз көне кайрысын алып хөкүмәткә тапшырдык.
1937 нче ел ахырында сберкассага контролер итеп куйдылар. 1939 нчы елдан 1996 нчы кадәр депутат булып тордым.
1940 нчы елның 29 маенда без, өч кыз: Дәүләтгәрәева Фәтиха, Галиәхмәтова Сәлимә һәм мин, Мәскәүгә эшкә киттек. Без Мәскәүдә чакта шундый закон чыкты: урамда төкерергә һәм кеше барда көлергә ярамый. Без кызлар белән заводтан эштән чыккач, чирәмгә ял итәргә барып утырдык та, кызык әйберләр сөйләшеп көлә бошладык. Бер ир-ат безнең янан үтеп бара иде, безнең янга туктап, безгә кычкыра башлады. “Сез миннән көләсез, мин хәзер милиция чакыртам”, - ди. Безнең бригадир: “Кызлар юктан да көләләр инде алар. Синнән көлмиләр, үзләре кызык табып көлешәләр, яшьләр бит әле алар”, - дигәч кенә тынычланып китте. Шулай гел юкка да кешеләрне гаеплиләр иде.
1941 нче елны, без Мәскәүдә чакта, сугыш чыкты. Эшләгән чакта, кинәт тревога була иде дә, безне подвалларга төшереп тутыралар иде. Ял вакытларында безгә тәрәзәләргә тасмалар ябыштырталар, кара пәрдәләр тектерәләр иде. Завод торбаларын бер көнне бер төскә, икенче көнне икенче төскә буяттырдылар, чөнки дошман самолетлары гел әйләнеп кенә торалар. Төнлә прожекторлар белән дошман самолеты килмиме дип гел тикшереп торалар иде. Аннан безне Мәскәүдән Молотовкага күчерделәр. Безнең өстә юньле кием юк, үзебез ач. Шуңа чыдый алмыйча качып авылга кайттык. Безне качкан өчен тотып 4 айга Бөгелмәгә төрмәгә утырттылар. Төрмәдән кайтуга авылдагы 5 нче бригаданың бригадиры Рамазанов Нургали абый сугышка киткән иде. Мине шул 5 нче бригадага бригадир итеп куйдылар. Шул елны иртә кар яуды һәм күп ашлык кар астында калды. Без сәнәк белән селки-селки кар астыннан алып көлтә бәйли идек. Әгәр план үтәлмәсә председатель төн буена идарәдә утырта иде. Без тәрәзәдән чыгып качып басуга эшкә китә идек. Лаба белән урак урганда төшке ашка арыш яки бодай бүрттереп ашый идек. Карда да , пычракта да чабата белән йөри идек. Пычрак көнне чабата табанына күтәртмә тагып киеп йөри идек. Аяклар туңып бетә, чабата эченнән кияргә дә юньле әйбер юк, чүбек оек киеп йөрибез. Озаграк эшләгән көннәрдә чабата тузып бетә дә, яланаяк пычрактан йөрергә туры килә иде. Тузган чабата урынына 100 сумга яңа чабата сатып ала идек.
Ул елларда эшкә чыккан кешегә 200 грамм он бирәләр иде. Ул суга ботап ашарга гына җитә иде. Яз җитеп, кар бетүгә, урманга ашар өчен үлән җыярга бара идек. Яз көне бакчага чыгып, эчерек, өшегән бәрәңге җыя идек тә, әни шул бәрәңгене изеп кәлҗемә пешерә иде. Аңа салырга тоз да юк иде. Әни белән төне буена утырып сугышка җибәрергә йон оекбашлар бәйли идек, мичкә куеп бәрәңге киптерә идек. Налогны күп итеп җыялар иде. Ит планына дип актык кәҗәләрне алып китәләр иде. Берничә ай бригадир булып эшләгәннән соң, 1944 нче елда сушилкада икмәк киптерүче бригадага бригадир итеп куйдылар. Шунда 1957 нче елга кадәр кладовщик булып эшләдем. Мин шунда эшләгәндә колхозда 9 председатель алышынды.
Амбарда эшләүче хатын-кызлар балаларына ашатырга дип кесәләренә салып бодай-борчак урлыйлар иде. Бер уч ипи урлаган кешене милиция тотса, биш елга төрмәгә утырталар иде. Милиция һәр көнне килеп амбардагы икмәкне үлчәп тора иде. 1 кг алабута орлыгын үлчиләр дә, шуны тикшерәләр. Шул 1 кг орлыктан 10 бөртек арыш чыкса бөтенләй кабат чистарттыралар иде. Безнең күрше бригада кешеләрен яртысыннан күбесен төрмәгә утыртып бетерделәр. Кешеләр үзләре һәм балаларын ачтан үтермәс өчен, нишләсеннәр , урлыйлар инде. Безнең бригаданы судьялар килеп мактап китәләр иде. “Яшьләр булсалар да түзәләр, урламыйлар.” – дип.
Кыш көне урман кисәргә йөрдек. Чабата киеп бара идек, ул урманга барып җиткәнче тузып бетә иде. Буранда тузган чабата, чүбек оек белән урман кисә идек. Бер көнне без кайтыр алдыннан буран чыга башлады. Без үзебезгә бирелгән кубометрны кисеп бетереп, чанага утын төяп кайтып киттек, 5 хатын-кыз: “Үзебезгә бирелгән кубометрны бетермичә кайтмыйбыз”, - дип калдылар. Алар кайтканда буран көчәйгән һәм алар адашканнар. Икенче көнне эскерт яныннан табып алып кайттылар, катып үлгәннәр иде.
Яз җиткәч, мине 2 айга Бөгелмәгә куян карар өчен укырга җибәрделәр. Укып кайткач, куян карадым.
Ул елларда күргәннәрне сөйләү өчен сүз, язар өчен кәгазь генә җитми. Хәзерге һәм киләчәк буынга безнең буын күргәннәрне күрергә язмасын.
Әлкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Идиатуллина Язилә