Шәмбалыкчы авылында Батырлар һәйкәле каршында митинг булып узды. Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышлап "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!" дигән исем астында өлкәннәребез хөрмәтенә бик матур бәйрәм оештырылды.
Бәйрәмгә авылыбыздагы ике сугыш ветераны: Хәйруллин Зиннәт Кәлимулла улы һәм Мадышев Рифкать Дәүләт улы, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм барлык өлкәннәребез чакырылган иде. Кичәне Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Миннуллин Физзәт Фәрит улы үзенең изге матур теләкләре белән ачып җибәрде. Бәйрәмебез матур жырлар, теләкләр һәм сугыш чоры хатирәләре белән үрелеп барды. Бигрәк тә Сугыш ветераны Хәйруллин Зиннәт абый сөйләгәннәр күңелгә кереп калды, ул сөйләгәндә күзләргә яшь тулды. Рәшидә апа Хөснетдинова да ул еллардагы авыр хезмәт һәм тормышның әлегә кадәр күз алдында куркыныч төш сыман торганлыгын елый-елый сөйләде. Ә инде Рифкать абый Мадышев кичәбезне үзенең моңлы җырларына күмеп кичәбезне ямьләндереп җибәрде. Галия апа, Гөлсинур апалар сугыш чорында күргәннәрен тагын бер кат искә төшерделәр. Концерттан соң, сугыштан кайтмаганнарны искә алып, обелискка венок куелды.
Бәйрәмне өлкәннәр илләр тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын, без күргән михнәтләрне бер кемгә дә күрергә язмасын дигән матур теләкләр белән тәмамладылар, дип хәбәр итә "Фәхри Насртединов һәм бану Вәлиева музее" җитәкчесе Г.Хәйруллина




