- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Укучыларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Сарман музее хезмәткәрләре, Сарман гимназиясендә якташыбыз Зиннәт Хәсәнгә багышланган "Бер сулыйсы иде Ватан һавасын" дип исемләнгән ачык дәрес үткәрделәр. Ачык дәрес вакытында җәлилчеләрнең батырлыклары сөйләнде, Зиннәт Хәсәнов турында кино күрсәтелде. Чараны үткәрергә ярдәм күрсәткәннәре өчен гимназия җитәкчелегенә, укытучыларга, рәхмәтебезне белдерәбез.