Бер күрешү – үзе бер гомер.
Бүгенге язгы гүзәл көннәрдә чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандашларыбызга бөтен дөнья үзенең хөрмәтен күрсәтә. 23 нче апрель көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейга Кайбыч мәктәбе укучылары сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашуга җыелдылар. Музейның иң хөрмәтле кунаклары: Симәки авылыннан Зайцев Николай Иванович, Иске Чәчкаб авылыннан Хамидуллин Газиз Зиннәтулла улы, Олы Кайбыч авылыннан сугыш чоры балалары Закирова Әлфия Нәби кызы һәм Шамсетдинова Ләбибә Гайфетдин кызы килгәннәр иде. Очрашу әлбәттә инде Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан тәбрикләү сүзләре һәм иң изге теләкләр белән башланып китте. Кайбыч районының Ветераннар советы рәисе, сугыш чоры баласы Әлфия Нәбиевна һәрвакыттагыча үзенең акыллы сүзләре, матур сөйләме белән очрашуны ачып җибәрде, ветераннар белән таныштырды. Сүз Николай Ивановичка бирелгәч балалар аны тын да алмыйча тыңлап утырдылар. Аның сугыш чорын, сугышка кайчан китүен, җүңү шатлыгын кайда каршы алуы турында матур, аңлашырлык итеп сөйләве укучыларны гына түгел без музей хезмәткәрләрен, олы буынны да шаккатырды. Сугыш ветераны Газиз абый Хамидуллин үзенең сугыш чоры тарихы белән таныштырды. Сугыш башланган елларда ул әле яшьүсмер малай гына була, ә Бөек Җиңүне якынайтуда аның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Авыр, бик авыр еллар булган. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару, менә шушы максатка ирешүдә Кайбыч халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын, бирде. Ләбибә апа Шамсетдинованың чыгышын тыңлаганда тамакка төер, күзләргә яшь тулды. Алты яшедә тулмаган бу сабый, ниләр генә күрмәгән: ачлык, ялангачлык... Алар гел хезмәттә булганнар, буш вакытларында китаплар укырга бик тә яратканнар. Минем дә сабыйларыма дүрт һәм алты яшь, аларның уйларында бары тик уен, тәмле ашау, матур киенү.Аллага мең шөкер, бик матур, мул тормышта яшибез. Шулай булсын, дөньяның матурлыгына, илнең тынычлыгына, балаларыбызның бәхетле булуларына, һәр ел язлар килүенә шатланып яшик.
Ә очрашу һәрбер кешегә дә бик ошады, укучыларга да, килгән кунакларга, без музей хезмәткәрләренә дә. Юкка гына әйтмиләр бит “бер күрешү – үзе бер гомер.”
