- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Озакламый бөтен дөньяны яшелеккә күмеп яз җитәр.Җиңү көне үзенең сайрар
кошлары, шифалы язгы нурлары белән табигатьне ямьгә күмәр.9 майның һәр-
кем өчен кадерле булуын Ходай Тәгалә үзе дә белә бугай.Бөек Җиңү көне җит-
сә, бөтен күңелләрне куандырып, табигать тә үзгәрә бит! Мөгаен, Ватан азатлы-
гы өчен ерак- еракларда ятып калган каһарманнар рухының изге булуыннан
шулайдыр бу.Бу чор авырлыкларын, тылда кичергән абый- апалар һәм үсмер-
ләрнең йөрәк сагышларын, буын сызлауларын да тоядыр Илаһи көч!
Үзенең матур һавасы белән килә дә һәр йортка, һәр гаиләгә кагылып уза бу бәй-
рәм.Ул дәһшәтле вакыйгалардан соң 75 ел вакыт узса да, тән яралары белән
бергә күңел яралары да сыкрый әле.
Егет чаклар, яңа гына өйләнеп, бәхет – сәгадәттә яшәгән еллар сугыш кырын
да калган.Миллионнарның гомере япь-яшь килеш өзелгән.Ә күпме кызлар, апа-
сеңелләрнең сөю тулы күңелләре әрнеде, сөю- наз көтеп тетрәгән иреннәрендә
һаман ачы күз яше тәме булды.Кулларына энә- җеп тотып, туачак бәбиләренә
күлмәк чигәргә тиешле күпме нәфис затлар, барысын- барысын онытып, сугыш
ка китәргә мәҗбүр булды.
Безнең Азнакай районы Уразай авылыннан да 298 кеше, шулардан 7 хатын-
кыз фронтка китәләр.Шуларның 187 се яу кырларында ятып калалар.Фронтка
киткән ирләр урынын хатын- кызлар алыштыра.1941 нче елның декабрендә
авылга сугыш барган җирләрдән эвакуацияләнүче 92 кеше: хатын- кызлар һәм
балалар китерелә.Аларны квартираларга урнаштыру, ягулык, азык- төлек белән
тәэмин итүдә авыл советы секретаре Әксән Дәминов һәм укытучыларның хез-
мәтләре зур була.Төп эшче көч хатын- кызлар һәм балалар була.Алар ябык ат-
лар яки хуҗалыктагы савым сыерларын җигеп сабан сөрү, тырмалау, чәчүлек
орлыкны Ютазы станциясеннән күтәреп алып кайту, чәчү, игенне җыеп алып
дәүләт амбарларына озатуны намус эше итеп кабул итәләр.
Ватан сугышы хатирәләре дәһшәтле елларның онытылмас истәлекләре – ту-
ган җир туфрагына сугышчан дуслар күкрәгеннән тамган кан белән күңелгә
сеңгән.Безнең авылда әнә шул көрәшләрдә зур юл үткән иптәшләр дә бар.
Сугыш афәтен үзләрендә татыган тере шаһитләребез, ветераннарыбыз безнең
арада юк инде.Аларның кайберләренең исемнәрен шушы язмамда сезгә дә
тәкъдим итәм.Менә алар: Насыйров Габделхак, Хамитов Миргали,Сәйдәшев
Гомәр,Хәбибуллин Мөгътәсим, Мортазин Мөҗәһит, Миңнебаев Миргали, Хә-
биров Зәкуан, Садыйков Миргасим, Мәрданшин Мөҗәһит, Зарипов Рәис, Дав-
летшина Әминә һ.б.лар.
Шунысы сөенечле, Бөек Җиңү көнен исән- сау күреп, күкрәкләрен орден- ме-
дальләр белән тутырып кайбер авылдашларыбыз туган авылга әйләнеп кайта
алган.Тик кызганычка каршы, ветераннарыбызның сафлары сирәгәйгәннән- си-
рәгәя бара.Безнең авылдан 2014 нче елда соңгы ветераныбыз “Кызыл Йолдыз”
һәм “II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы”орденнары кавалеры, хезмәт ветераны Мәр-
дәншин Мөҗәһит ага да бакыйлыкка күчте.
Солдат чакта язмыш миңа
Күрсәтмәде ни генә!
Күргәнемә, белгәнемә
Шаһит Ватан – Ил генә.
Кыл өстендә узды яшьлек,
Каршы тордым кылычка.
Гел булганга кыл өстендә
Мәңге гашыйк тормышка!..
Әйе, бу шигырь юллары авылыбызның иң хөрмәтле кешесе, ветеран Мәрдан-
шин Мөҗәһит абыйга бик тә туры килә.Язмам да күпне күргән ил агасы турын-
да булыр.
Мәрданшин Мөҗәһит Гаделша улы 1924 елның 15 декабрендә уртанчы ба-
ла булып дөньяга килә.Аларның гаиләсендә 5 малай, 1 кыз була.Мөҗәһит ага
да башка барлык кешеләр кебек үк төрлесен күреп үсәләр.Ләкин нинди генә
еллар булмасын, яшьлек яшьлек инде ул.Мөҗәһит абый киләчәккә якты хыял-
лар белән үсмер чагын уздыра, чәчәктәй яшьлек елларына килеп керә.
Ләкин аяз күкне яшен телгән кебек, безнең илебезгә Германия илбасарлары
бернинди кисәтүсез чикне үтеп чыгып җиребезне бомбага тота башлыйлар.
Фашист Германиясенә каршы сугышка ил белән бергә 1941 елның июнендә
безнең район эшчәннәре дә күтәрелде – 13 меңнән артык якташларыбыз ту-
занлы юллардан үттеләр, янып торган утларга керделәр...Мөҗәһитнең дә күр-
мәгән – белмәгән фашистка нәфрәте шулкадәр көчле була, шуңа да хыялларын
челпәрәмә китергән бу сугышны тизрәк туктатасы килә.Бөек Ватан сугышы
башланганда аңа нибары 16 яшь була.Әтисе, бер- бер артлы дүрт бертуганы су-
гышка китеп бара.Ул чоргы яшүсмерләр кебек аңа да сугышка киткән ир-егет-
ләр тарткан йөкне тартырга туры килә.18 яше тулыр- тулмас 1942 нче елның ав-
густ аенда, аны да фронтка алалар.
Коралны тоту түгел, күреп тә белмәгән егетләрне 4 айлап өйрәткәч, фронтка
җибәрәләр.Рядовой солдат пулеметчы булып хезмәт итә ул.
- Немецларны куган чак,- дип искә ала ветеран, җәяү Брянскийга барып җиттек
Шушы шәһәрне азат итүдә катнаштым.Карачев шәһәре өчен барган сугышта
каты яраландым.4-5 ай госпитальдә дәваланганнан соң, мине кайтарып җибәр-
деләр. 1944 нче елның августында үземең туган авылыма, Уразайга әйләнеп
кайттым. Яраларым көчле булганга, кире фронтка җибәрмәделәр”-дип сүзен
тәмамлый Мөҗәһит ага.
Әйтүе генә ансат: 20 яшеңдә инвалид булып кал әле.Тездән аста бер аяк юк,
уң кулы яртылаш йөрми.Ә яралар әрнепме- әрни...Күпме ихтыяр көче кирәк
булгандыр егеткә.Таба ул аны.Фермага кочегар булып эшкә керә, гомере буе
шунда эшли.Фотосурәтләргә дә төшерә әле ул.Гомерлек тормыш иптәше – сөй-
кемле, чибәр Катифәне дә шунда очрата.Алар 59 ел бергә пар канатлар булып
яшәп калалар.Берсеннән- берсе игелекле 4 бала тәрбияләп үстерәләр.2010 нчы
елга кадәр төпчек уллары Марсель гаиләсендә кадер- хөрмәттә яшиләр, шушы
ук елның июнь аенда “Сугыш ветераннарына торак” программасы белән фатир-
лы булып куялар.Ветераныбыз хөкүмәтебезнең картайган көнендә үзенә шун-
дый олы бүләк әзерләвенә сөенеп туя алмый.Кызганычка каршы, бу яңа фатир-
да аңа озын- озак гомер кичерергә насыйп булмый.
Ветераныбыз мәктәпкә укучылар белән очрашырга һәрдаим килеп торды,
патриотик тәрбия буенча чыгышлар ясады.
Без, китапханәчеләр,укытучылар белән берлектә язлар җитүгә Бөек Ватан
сугышына багышланган әдәби- музыкаль кичәләр, батырлык дәресләре, поэ-
зия сәгатьләре уздырабыз.Бу кичәләргә без тыл ветераннарын да чакырабыз.
Һәйкәлләр янына барып сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз ис-
истәлегенә чәчәкләр, веноклар салабыз.
Кызганычка каршы, ветераннарыбызга Бөек Җиңүнең 75- еллыгын тантана-
лы шартларда каршылау насыйп булмады.
75 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буыннар арты буыннар алмашыр,
ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл ка-
һарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Язды: Азнакай районы, Уразай авыл китапханәчесе
Гыйззәтуллина Гөлназ Марс кызы