Бүген тыл һәм хезмәт ветераны Мөхәммәтгали Нәбиев үзенең 90 яшен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, “Баулынефть” идарәсенең ветераннар советы рәисе Чулпан Фәткуллин котладылар.
Юбиляр Мөхәммәтгали Нәбиев, аның тормыш иптәше Хәтирә апа һәм балалары кунакларны сөенеп каршы алдылар. Ветеранга ил башлыгының котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр һәм юбиляр эшләп лаеклы ялга чыккан оешмадан акчалата бүләк тапшырылды.
Мөхәммәтгали Нәбиев 46 елдан артык “Баулынефть” идарәсендә оператор булып хезмәт иткән. Эшләү дәверендә бик күп мактау хатлары, истәлекле бүләкләргә ия булган. Ветеранның күкрәген Бөек Ватан сугышы чорындагы тырыш һәм намуслы хезмәте өчен орден һәм юбилей медальләре бизи.
Эшендә тырыш хезмәткәр, ышанычлы тормыш иптәше, ныклы гаилә башлыгы булган ул.
– Безнең гомер итүебезгә 60 елдан артып китте, – ди аның тормыш иптәше Хатирә апа .– Бик матур яшәдек, ике бала үстердек. Мөхәммәтгали абыегыз гаилә өчен тырышып яшәде. Бүгенге көндә бик рәхәт тормышыбыз, бераз картайдык кына. Ике оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар. Шуларны сөеп, алар өчен шатланып яшибез хәзер, – ди ул.
Баулы ветеранын юбилее белән котладылар.
Корпункт: