Җәлил мәдәният йортында Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгына багышланган мәктәп укучылары өчен "Батырлык" темасына дәрес үткәрелде. Дәресне "Җәлил гимназиясе" директоры Г.Н.Булатова алып барды. Бу чарада Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Д.Г., ДОСААФ рәисе Хаҗиев А. М., Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мартьянова Г. П. чыгыш ясадылар. Дәрестә Әфган һәм Чечен сугышында катнашучылар катнашты. Укучылар солдатлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар тормышыннан бик күп мавыктыргыч мәгълүматлар алдылар. Сугышта катнашкан Мартьянов Генадий Николаевичның тол калган хатынына музей хезмәткәрлре тарафыннан төшерелгән видео тапшырылды. Бу видео Генадий Николаевичның исән вакытта төшерелгән һәм аның истәлеклреннән тора.