Корпункт:
Сарман гимназиясенең 2 в сыйныфында мөхтәрәм, сугышның башыннан алып ахырына кадәр үткән, Хәмитов Гыйльмехәммәт Зиятдин улы белән очрашу булды.Аның һәр сүзен балалар йотлыгып тыңлады.Бигрәк тә малайлар.Ничек тыңламыйсың ди,ул бит үз күзләре белән дошманны күргән,ничә тапкыр үлемнән калган һәм иң әһәмиятлесе-Рейхстагны штурмлауда да катнашкан! Аның түбәсендә җилфердәгән кызыл байракны күргәч,күзләренә яшь килә бабабызның.
