- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын тантана итәчәк.
Сугыш сүзе килеп кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Югалтулар, авырлыклар һәр йортның капкасын каккан. Тынычлык булганда гына тормышның барлык кыйммәтләре күзгә күренә. Ил азатлыгы өчен көрәшкән, ут-сулар кичкән ветераннар ул елларның авырлыгын, тыныч тормышның кадерен ныграк аңлый.
Апас районыннан яу кырына 11152 кеше китә. 7002 райондашыбызга туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1048 кеше хәбәрсез югала. 4150 кеше исән-сау туган җир туфрагына баса.
Бүгенге көндә районда 15 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши. 1400 сугыш чоры ятиме гомер итә.
Батырлык үрнәге булган ветераннарга рәхмәтебез һәм хөрмәтебез чиксез. Сәхифәбез дә аларга багышлана.
Югары Балтай авылында яшәүче Шәүкәт абый Хатыйпов тормышка карашы, яшәешнең мәгънәсен аңлавы белән бик күпләрдән аерылып тора. Ул 1943 елның мартында Кызыл Армия сафларына алына һәм беренче сугыш чыныгуын Суслонгер лагеренда үтә. Шуннан соң аларның дивизиясе фронтка юнәлә. 18-19 яшьлек егетләр ут эченә – Курск дугасындагы көчле сугышка керә.
–Күп кенә шәһәр, авылларны азат итүдә, Богодухово, Ахтырка өчен барган көчле бәрелешләрдә катнаштым. Аннан соң безне алгы сызыктан чыгарып, Мәскәү аркылы Великие Луки шәһәренә җибәрделәр. Анда озак тотмыйча Белоруссия җиренә күчерделәр. Торонец, Городок шәһәрләрен азат итеп, Латвия чигенә барып җиттем, – дип сөйли сугыш ветераны.
1945 елның 9 Маен – шатлыклы Җиңү көнен Литваның Курляндия шәһәрендә каршылый ул. Шәүкәт абый Хатыйпов туган авылына 1947 елның апрель аенда гына әйләнеп кайта. Аның батырлыклары барлык күкрәген тутырган орден-медальләре чыңында яңгырый.
Шәүкәт абый бар гомерен туган авылына багышлый. Озак еллар колхозда ќаваплы вазифаларда эшли, авыл Советын да җитәкли.