- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Александровка авылында туып үскән Федоров Павел Дмитриевич Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр утлы фронт юллары буйлап үтә һәм Германиягә кадәр барып җитә, батырларча һәлак була һәм шунда күмелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә аның әтисе - Александровка авылында туып үскән, шунда гомер кичергән Федоров Дмитрий Петровичка һәйкәл куелды. Бу игелекле эштә Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе Малик Каюмов, җаваплы хезмәткәр Гөлгенә Зәйнуллина ярдәм иткән. Батырның туганнары, Дмитрий Петровичның кызлары Филатова Анна Дмитриевна, Зайцева Галина Дмитриевна бу шатлыклы көнне күрүләренә сөенеп бетә алмыйлар.