Корпункт:
Апас район үзәгеннән “Үлемсез полк“ үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр иде. Кайсы янына гына барма, дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйләделәр.
“Үлемсез полк“ Боз сарае яныннан кузгалып, Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориаль комплексына килде. Батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.Үлемсез полк“ акциясендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты.



