- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
2023 елның 19 гыйнварында С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышының 78 еллыгы уңаеннан легендар, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма” дип аталган әдәби кичә булып узды.
Белгәнебезчә, быел Муса Җәлилнең Әлки районы Чуаш Кичүе авылындагы “Чирмешән-202”(“Энергетик”) совхозына журналист-хәбәрче булып килүенә 89 ел була. Әдәби кичәбезнең төп максаты: танылган шәхесләребезнең батырлыгы мисалында туган якка ,туган илгә, туган халкыбызга һәм ана телебезгә мәхаббәт,горурлык хисе тәрбияләү.
Музей хезмәткәрләре Базарлы Матак урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган документаль фильм күрсәттеләр, шагыйрьнең безнең районга кайту тарихы белән таныштырдылар һәм викторина үткәрделәр.
#МусаҖәлил #МусаДжалиль #музейЛисенкова #выставка:
"Җыр булып яши күңелдә"