- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Апас районының күркәм җирендә урнашкан Багыш авылында тегермәнче Гыйльфанетдин белән Нурҗиһан гаиләсендә кызлары, Фатыйма туганга мона инде 90 ел гомер үтеп тә киткән. Әлеге истәлекле юбилее белән котлау сүзләрен җиткерергә бихисап туганнары җыелган иде. Шул исәптән Апас район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләмен, истәлекле бүләк тапшырды. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин һәм “Свияга“ вәкиле Рәфик Гыйбадуллин үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, күчтәнәчләрен тапшырдылар.
Фатыйма апа бик зур тормыш юлын узган. Яшь чагында Гыйниятулла абый белән гаилә корып Красноярск шәһәрендә гомер иткәннәр. Юбилярыбыз тегүче булып эшләгән, 3 бала тапкан.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач әтисен, ирен һәм өч абыйсын фронтка алганнар. Ә инде үзе бар көче белән тыл хезмәтенә җигелгән. Гаиләсе өчен дә, ил өчен дә бар көчен куеп эшләгән. Тыл хезмәтендәге алдынгылыгы өчен ул “За доблестный труд“ медале иясе булган. Кызганычка каршы абыйлары барсы да яу кырында ятып калганнар.
Сугыштан соңгы елларда лаеклы ялга киткәнче Фатыйма апа туган авылында күмәк хуҗалыкта эшли. Балаларына зур тәрбия бирә, барысын да белемле итә.
Фатыйма апаны котларга шулай ук биш оныгы һәм алты оныкчыгы кайткан иде. Алар барысы да аны ихлас күңелдән котладылар, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Бергә җыелып гаиләләре белән истәлекле фотога төштеләр.
Юбилярыбыз үзе турында онытмаганнары, юбилее белән котлаганнары һәм һәрвакытта да ярдәмгә килгәннәре өчен үзенең ихлас рәхмәтен белдерде.