- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Илебез олы тантанага әзерләнә - быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тула. Без бу сугыш турында ишетеп, укып кына беләбез. Ни кызганыч, сугыш ветераннары сафы да елдан-ел сирәгәя.
Безнең авылда илебез азатлыгы өчен көрәшкән Габделфәрт абый Заһидуллин гына исән-сау.
Минем бабайларым инде мәрхүмнәр. Файзрахман бабам сугышта үлеп калган. Әмин бабам белән Тәминдәр бабам сугыштан исән-имин кайтып, авылыбызда эшләп, балалар үстереп, тыныч тормышта яшәп калганнар. Әмин бабам сугыштан бер кулсыз, ә Тәминдәр бабам бер аяксыз кайткан. Шулай булса да, алар бар эшне дә булдырганнар, алдынгылар сафында булганнар. “Авылның иң уңган, тырыш кешеләре иде,”-дип искә алалар авылдашлар, ди әнием.
Кызганыч, минем бабамнарны күргәнем булмады. Мин туганда алар инде мәрхүм иделәр. Үзләрен күреп белмәсәм дә мин алар белән горурланам. Алар без бәхетле тормышта яшәсен өчен саулыкларын да, гомерләрен кызганмаганнар. Алар һәрчак минем исемдә.
Рәзил Шәрифуллин,
4 класс укучысы.