- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Минем бабаем - сугыш һәм хезмәт ветераны Әхтәмҗан Фәлахов 1907 елда Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән. Аның әти-әниләре тифтан үлгәннәр, 4 бала - Галимҗан, Хәкимҗан, Әхтәмҗан, Минҗамал ятим калган. Бабай 1927-1929 елларда Уралда Богомол шахтасында эшли. 1929 елда ул Кызыл Армиягә алына.
Шунда укырга-язарга өйрәтәләр. 1933 елда хезмәтен тутырып туган авылына кайта. 1934 елда аны авыл советы рәисе итеп куялар. 4 ел эшләгәч, 1939 елда фин сугышына алына. Әнинең күңелендә бабай сөйләгәннәрдән түбәндәгеләр хәтерендә уелып калган.
“Сугыш вакытында төрле хәлләр була. Кайда нәрсә көткәнен беркем дә белми. Бервакыт бабай әздән генә үлми кала. Фин сугышчысы агач башында утырган була. Бабай аны күрми. Пуля бабайның башын яралый, ул аңын югалтып егыла. Госпитальдә ярдәм күрсәтелә.Ул исән кала. Башындагы җөен бабай миңа да күрсәткән иде,” - ди ул.
Анда 9 ай йөреп кайта. Колхозда эшли. Соңрак Оргнабор договоры буенча вербовщик булып хезмәт итә башлый. Конторалары Казанда була. Иркутскка (БАМ төзелешенә) 3 тапкыр бара, Ак диңгез - Балтик каналына, Октябрь тимер юлына эшчеләр туплый һәм озатып куя. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 22 октябрендә аны сугышка алалар.
Бабай сугыш турында ачылып сөйләргә яратмаган. Ул вакытта күргән мәхшәрләрне кабат исенә төшерү авыр булган. Ленинград камалышында ипигә, суга интеккәннәрен, тирә - якта өлкәннәрнең, балаларның кырылуын күреп йөрәге әрнегән, ярдәм итә алмауларына борчылган. 1946 елда исән-сау туган авылына кайту насыйп була аңа.
Авылга кайтып, тыныч тормышта хезмәт итә башлый. Әби белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Тик сугышта алган яралар һәрвакыт үзен сиздереп тора. Шулай да бабай бирешми, эш белән юана. Йорт янында бал кортлары үрчетә, чишмә, су буйларын карый. Ташудан соң басма салу, чишмәләрне чистарту аның яратып эшли торган шөгыле була. Әни бабай турында: “Безгә бабайның сабырлык, түземлек, тырышлык һәм башка бик күп сыйфатларын үрнәк итеп алырлык. Мин аның тавыш күтәреп сөйләшкәнен хәтерләмим. Ул гади, һәр сүзен уйлап сөйли, һәр сүзе күңелеңә үтеп керерлек иде. Үзенең балаларына, оныкларына бал кортларына карата “мәхәббәтне” дә ул тәрбияләде. Һәрвакыт гадел, тырыш булыгыз дияргә ярата иде”, -дип искә ала.
Әнә шундый бабаемның оныгы булуыма мин чиксез горурланам.
Нәргизә Әхмәдуллина,
9 сыйныф укучысы.