- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әтиемнең әтисе бабам – Касыйм Исмәгыйлев турында язасым килә.
Исмәгыйлев Касыйм Газизжан улы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Биографиясенә күз салсак бик гади. Ул элеккеге Тымытык районының Чалпы авылында 1915 елда туа. Авыл мәктәбендә укый. Яхшы укыганы һәм җәмәгать эшләрендә актив булганы өчен аны яше җиткәч партиягэ алалар. Солдат хезмәтенә китеп, 1936 елда туган авылына кайта. Авылда бухгалтер ярдәмчесе булып эшли. Бер ел мәктәптә хәрби дәресләр укыта. Тымытык, Азнакай районнарында, армиягә китүчеләргә хәрби дәресләр үткәрә.
1941 елда илебездә сугыш башлангач, Касыймны тиз генә хәрби комиссариатка чакырталар. Аны Чкалов хәрби училищесына укырга жибәрәләр. Бер ел укыганнан соң, лейтенант Касыйм Исмәгыйлев танкист була.
1942 ел азагында Сталинград белән Мәскәү арасына сугышка керә. Шул вакытларда ук ул өлкән лейтенант һәм башка югары хәрби дәрәҗәләргә ирешә.
Сугышка киткәнче Мөслим районыннан Чалпы авылына яңа ачылган балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килгән Разия исемле кызга өйләнә. Уллары Фоат (озак еллар Түбән Кама шәһәрендә заводта начальник урынбасары булып эшләде, соңгы елларда Казанда яшәп, авырудан вафат булды), Данил (бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлады, мәктәптә балалар укытты, авырудан вафат булды) туа. Фоат та, Данил да әниләре янәшәсендә, сугышка киткән әтиләре Касыймны сагынып һәм көтеп яшиләр. Янәшәләрендә әле терәк булып калган Газизжан бабалары да (Касыймның әтисе) була.
Исмәгыйлев Касыйм Газизжан улы 1945 елның 31 мартында хәрби хәрәкәтләр вакытында батырларча хәлак була. Олы улы Фоат абый 1986 елда Түбән Кама хәрби комиссариаты аша Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәре Үзәк архивына сорау хаты җибәрә. Ул сораткан хатка җавапны тәрҗемәсез, рус телендә тәкъдим итәм. «Командир СУ – 76 лейтенант Исмагилов Касим Газизович 31.03.45г. сгорел (место захоронения не указано). Для сведения сообщаем, что 713 САП 31.03.45г. вел боевые действия в районе н.п. Прух на, что в 7 км. северо – западнее г. Бяла и в 3,5 км. северо – восточнее г. Цешин (Польша)».
Бабамнан калган бердәнбер фотосүрәт һәм әлеге документны әле дә кадерләп саклыйм. Һәр елны 9 май бәйрәмендә «Улемсез полк»та бабам Касыйм Исмәгыйлевның фотосүрәтен алып чыгам. Гаиләдә балаларга аның батырлыгы турында еш сөйлим. Чөнки бездән соңгы буыннар да бугенге якты тормышыбыз хакына башларын мәңгелеккә салганнар, илгә Җиңү белән кайтканнар турында белергә тиеш.
Гөлфия Мостафина – Исмәгыйлева
май, 2016 ел. Азнакай.