- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Азнакай районы авылларында Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышлап митинглар узды. Яу кырында ятып калганнарның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл янында күркәм, шул ук вакытта дулкынландыргыч чара оештырылган иде. Аны авыл халкын сәләмләве белән җирлек башлыгы Фәния Галиева ачып җибәрде. Авыл имам-хатыйбы Альберт хәзрәт Хөсәенов якташларыбыз рухларына багышлап дога кылды, изге теләкләрен җиткерде.
Азнакай районы җитәкчелеге исеменнән сәпәйлеләрне бәйрәм белән “Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов котлады.
Чарада чыгыш ясаган авыл депутаты Наил Гәрәйшин, ветераннар советы рәисе Галия Хәева, инвалидлар берлеге рәисе Таһир Курамшин, элекке колхоз рәисе Ирек Әхмәтов һәм башкаларның да уй-фикере уртак булды: һәммәсе дә илебез азатлыгы өчен көрәшкәннәр, һәлак булганнарның исемнәре, алар кылган батырлыклар онытылмасын, яшь буынга җиткерелсен, күп кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш бүтән кабатланмасын, дигән теләктә калдылар.
Авылның хөрмәтле тыл ветераны, сугыш елларының авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән Әминә Гыйлфанова үсмер чакларын искә алды. Алдагы көннәребезнең аяз, тыныч булуын теләде.
Аның теләкләренә кушылып, барлык җыелган халык мәңгелек ут һәйкәленә тантаналы төстә чәчәкләр куйды.
Мәктәп укучылары, мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасын халык күңеленә хуш килде.
Чара мәктәп ашханәсендә ветераннар өчен әзерләнгән бәйрәм табыны артында җыр-моң белән үрелеп дәвам итте.