Кадыбашта яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Юсуп Шәйхиевка 90 яшь тулды.
“Гомеремдә күп бүләкләр алдым, әмма минем өчен иң кадерлесе “отличник” булганым өчен бирелгән дәфтәр һәм карандаш иде”, - дип хатирәләр яңартты юбиляр бәйрәме көнне.
Ул чор балаларының ныклыгына сокланырлык: ачлы-туклы яшәп тә гел “бишле”гә генә укы әле! Сугышка киткән әтисе, аның энеләре дә кире әйләнеп кайтмаган. Өч елдан соң көн саен уку бәхете дә тәтеми башлый: ике көн – мәктәпкә, бер көн урманга утынга бара. Шулай җиде сыйныфны тәмамлый.
- армия хезмәтен Германиядә үттем. Солдаттагы өч ел ярым вакытны бик рәхәт чор дип искә алам. Беренчедән, тамак туйганчы ашадык. Икенчедән, “карт” солдатлар безне үз энеләре кебек якын иттеләр, бернинди “дедовщина” булмады. Анда аккордеон алдым, шунда уйнап, бик күнелле итеп җырлап утыра идек. Мәктәптә немец теле укыганлыктан, аралашу буенча авырлыклар булмады, - дип немец телендә сөйләп тә күрсәтте Юсуп ага.
Кичке мәктәпте урта белем алгач, укуын минзәлә педучилиәесында дәвам итә. Эмма озакка түгел: гаиләне туйдырырга кирәк дип, Минзәләдән кайтып колхозда эшли башлый. Чабата үреп, гөбе, бәләкәй чына ясып сата. Әтисеннән калган такта яра торган пычкыны алып күрше-тирәдәге рус, мари, удмурт авылларына чыгып китә. Бер атна эшләгәнгә бер капчык берәңге бирә торган булалар. Бер кайтуында кибеткә кергәч, гармун күрә. Өйгә алып кайтасы бәрәңге өр-яңа гармунга алыштырыла.
Комбайнчы ярдәмчесе, тракторчыы булып эшләгән егетнең тырышлыгын күреп, колхоз рәисе Мансур Нуриевның ярдәмчесе итеп билгелиләр.
- көне буе эшләп кайтканнан соң капка төбенә җыелып җырлап утыра идек. Клубларда концертлар да куйдык. Гомер-гомергә укырга яраттым. Аңа да вакыт табылды, - диде бүген дә алты газета алдырурчы Юсуп ага.
Сүз уңаеннан: газеталарда басылучы кроссводларны да бик теләп чишә юбиляр.
Унбиш ел Кадыбаш авыл Советын җитәкли ул. Ул чорда Советка ун авыл керә. Сөт, йон әзерләү буенча гел алдынгы урында баралар, күчмә кызыл Байрак гел аларда тора. Юсуп аганың фотосы Әгерҗедә мактау тактасына эленә. Лаеклы ялга чыккач, ун ел механик вазифасын да башкара ул.
-Юсуп абый белән бергә эшләгән еллар әле дә истә. Кешелекле, гадел, күп белергә омтылучан иде ул. Һәр кешегә зур хөрмәт белән карады. Күп еллар иптәшләр судын да җитәкләде. Янына проблемалар белән килүчеләргә дөрес юнәлеш, акыллы киңешен бирә белде. Әле хәзер дә ул көн саен авыл үзәгеннән урап кайта, - диләр элекке хезмәттәшләре Аия Мөсифуллина һәм Әсфия Ситдыйкова.
Яшьлек язында кавышкан Мәдинәсе белән 63ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбиялеп үстергәннәр. Хәзер уллары Флүр тәрбиясендә яшиләр, авылдагы кызы Халидә дә гел килеп йөри.
- Юбилеемда якыннарымның, элек бергә эшләгән хезмәттәшләремнең, авылдашларым, җитәкчеләребезнең хөрмәтен аеруча нык тойдым. Минем эшемне кабул итеп алган Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы илфат рамазановның чын күңелдән эйтелгән рәхмәт сүзләре, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов тапшырган “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медале һәм изге теләкләре миңа яшәү көче өстәде, - диде хезмәт һәм тыл ветераны.
Асия Корбангалиева

