Корпункт:
23 февраль көнне Апас мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен район Советы, муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Биредә килгән кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде. Олуг ветераннарыбызны тәбрикләү белән беррәттән, күләмле ремонттан соң, район үзәгендәге балалар бакчалары ачылу тантанасы да узды. Район башлыгы тарафыннан истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Тамашачылар тарафыннан әлеге чара бик җылы кабул ителде.






