Корпункт:
Апаста Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара узды.
Хезмәт коллективлары, хәрби бурычын кайнар нокталарда үтәгән ир-егетләр, чик сакчылары, өлкән һәм яшь буын Батырлар мемориал комплексына веноклар куйды. Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды. Батырлар бер минут тынлык белән искә алынды. Чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты.