Корпункт:
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына яшьлек елларында ерак Германия гарнизоннарында хәрби хезмәт иткән, бүген инде 45-55 яшьлек апаслылар да актив әзерләнде. Булмаган вакытларын бар итеп, “атаман”нары, фермер Илһам Багавиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин башлангычы белән булдырылган Батырлар Скверындагы яңа һәйкәл янына җыелдылар алар. Башта төз сафларга басып, хәрби парадта да катнаштылар. Һәйкәлне тантаналы итеп ачудан соң егет елларының бик кадерле истәлекләрен барладылар. Бу һәйкәл хәзер район үзәге Батырлар Скверының бик матур бер бизәге.