Районда 24 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград камалышы шаһиты, 933 сугыш чоры ятиме яши.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры ятимнәре, башкала кунаклары район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә Батырлар Мемориаль комплексындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Бәйрәмгә Советлар Союзы Герое Рем Абзаловның улы Руслан да кайткан иде. Мемориал комплекска аяк басуга ул әтисенең бюсты янына атлады.
– Әтинең туган ягында басып торуыма бик шатмын. Биредә әтине онытмыйлар. Икенче ел рәттән әтинең батырлыгын мәңгеләштергән Апас төбәгенә кайтам. Мин якташларга бик рәхмәтле, – ди ул. Аннан барлык килүчеләр автобусларга утырып, Сабан туе мәйданына юл тоттылар. Биредә хәрбиләрчә киенгән укучылар һәр килүчене сәламләп каршы алдылар. Сабан туе театральләшкән тамаша белән башланып китте. Сугыш чоры елларын чагылдырган бу чара күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, йөрәкләргә үтеп керде. Апаста яшәүче сугыш елларында сыңар канат белән алты бала тәрбияләп үстергән, ачы югалтуларны йөрәге аша үткәргән Ана язмышын чагылдырды. Беркем дә күз яшен яшермәде. Бирегә әтиләрен көтү сагышы да, ятимлек ачысы да, ачлык-ялангачлык та, тылдагыларның Җиңүне якынайту өчен керткән өлешләре сыйган. Районның мәдәният хезмәткәрләре һәм “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар бу теманы күңелгә үтәрлек итеп ачып бирә һәм күрсәтә белделәр. Биредә районыбыз үзешчәннәре белән берлектә якташыбыз Фердинанд Сәлахов, Раян Садриев чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Танылган җырчы Илназ Минвәлиев тә җыр-моңнарын бүләк итте.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык райондашларны Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Башкала кунаклары, якташларыбыз Кәфил Әмиров, Рәшит Сәлахов, депутатыбыз Илдар Гыйльметдинов чыгышлары да эчтәлекле иде. “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын юллады.


