Татарстан Республикасының Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков сугыш чоры балалары өчен оештырылган Сабан туенда беренче тапкыр катнашты
– Бик матур бәйрәм оештыргансыз. Гомумән, бу бәйрәм сездә генә! Барлык мәйданны, биналарны карап әйләнеп чыктым. Мул табыннарны күргәч, күзләрем яшьләнде. Бу бит олы ихтирам билгесе. Сугыш чоры балалары мондый хөрмәтләүгә лаек. Рәшид Нәҗибович сезгә һәм сезнең ярдәмчеләргә зур рәхмәт әйтер идем. Әгәр хәлемнән килсә, сугыш чоры Аналарына мин һәр авылда, һәр районда, һәр шәһәрдә һәйкәл салдырыр идем. Сугыш чоры балалары җилкәсендә ил торгызылды. Сезгә Президентыбыз һәм Республика ветераннар Советы исеменнән зур рәхмәт, – диде ул һәм берничә җирлекнең ветераннар Советы рәисләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Республика ветераннар Советының “Почет билге“ләрен тапшырды. Әлеге бүләкләргә Зур Күккүздән Радик Сабиров һәм Әлмәндәрдән Миләүшә Сафиуллина лаек булды.
Бәйрәмгә килүчеләр арасында Кызыл Таудан Мөсфирә Гафарова да бар иде.
–Әти сугышка киткәндә миңа 2,5 яшь булган. Аның алдынгы колхозчы булуын якыннарым сөйләгәннән беләм. Сугыш кырыннан бары тик 3 хаты килеп калган. Соңгысында: “Авыр сугышка керәбез“, – дип язганы мәгълүм. Шуннан әти хәбәрсез югалды. Безгә әти дип әйтергә язмады. Әни без – 3 баланы бик авырлык белән үстерде. Бүгенге көн бик дулкынландыра. Сагыну да, әрнү дә йөрәктә яши, – диде ул.
Иске Йомралыдан Фәния апа Галиуллинаның да әтисезлек үзәгенә үткән.
– Мин әтине хәтерләмим. Ул сугышка киткәндә бик кечкенә булганмын әле. Ул мине күтәреп ала да: “Бу баланы башка күрә алмам инде. Матур, тәртипле кыз булып үс яме, кызым, – дип сугышка чыгып китә. Әти кайтмады. Әни безне исән-сау үстерде. Ачлыкны да, юклыкны да, ялангачлыкны да күрдек. Озак еллар фермада эшләдем. 5 балага гомер бирдем. Аллага шөкер, барысы да бик тәртиплеләр, – ди Фәния апа.
Чирмешәннән Дания апа Хисамова үзләрен хөрмәтләп Сабантуйга чакыручы җитәкчелеккә олы рәхмәтен ирештерде.
– Сугыш сүзе бар гаиләгә кагылды. Авырлыклар алдында сынмадык. Хәзер хөрмәттә яшибез. Бүген дә бик зурладылар, рәхмәт. Килгәч тәмле чәйләр эчтек. Концерт карагач, мул сыйлы табыннар артында урын алдык, – диде ул.
Олы Бакырчыдан яшь буынга дини тәрбия бирүгә өлеш кертүче Шәүкәт абый Гайнетдинов та сугыш чоры баласы. Ул да балачагын тетрәнеп искә ала.
–Әти сугышка киткәнне хәтерләмибез. Шулай да “әти!“ диеп әйтәсе килгән чаклар еш булды. Ятимлек ачысы бер дә онытылмый. Шуңа да безнең күңел нечкә булгандыр инде. Рәхмәт шундый зур хөрмәт өчен, – диде ул.
Мәйданда булачак батырлар көч сынашты. Келәмдә яшь батырлар билгеле булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм Сертификатлар тапшырылды.
Ел дәвамында көч җыйган аргамаклар узышы да җанлы барды. Аны өлкәннәр бигрәк тә яратып тамаша кылды. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алды.
Өлкәннәр күңелле тамашалардан соң, мул сыйлы өстәлләр артында урын алды. Алар яшьлек хатирәләрен бүлешә-бүлешә сыйланды. Аннан барысы да канәгать һәм рәхмәтле булып, автобусларга утырып өйләренә юл алды.