Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Ленинград камалышының шаһитлары булган өлкәннәр район башлыгының күчтәнәчләрен алды.
Галия Гыйззәтуллина Тутай авылында яши. Ленинград камалышта калган вакытта аңа 4 яшь була.
–Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда гына авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә, – дип хатирәләр яңартты ул.
Галия апа озак еллар колхозда хезмәт иткән. Ул үзенә булган кадер-хөрмәттән канәгать.
–Бу көннәрне күрә алуыбызга, шундый кадер-хөрмәт тоюыбызга бик шатбыз. Зур рәхмәт безне зурлаучы район башлыгына, җитәкчелеккә. Күкләребез гел аяз, дөнья-йортларыбыз тыныч булсын, – ди Галия апа.
Галия апаны Җиңү бәйрәме белән район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерде.
