Корпункт:
Концерт Апас якташлык җәмгыяте тарафыннан оештырылды.
Район мәдәният йортына тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары җыелды. Биредә Татарстанның халык артисты Илсур Сафин үзенең иң матур җыр-моңнарын тәкъдим итте. Чыгышлар Бөек Җиңү, туган як, мәхәббәт һәм дуслык темаларына багышланган иде. Шулай ук район мәдәният йорты үзешчәннәре, Апас сәнгать мәктәбе коллективы башкарган җыр-биюләр дә өлкәннәр күңеленә бик хуш килде.
Бәйрәм концертында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да катнашты. Алар кунакларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап иң изге теләкләрен җиткерделәр.


