Корпункт:
21 сентябрь конне Апас урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары (укытучы - Галлямова Г.Н) Апас туган якны өйрәнү музеенда кунакта булдылар. Алар музейныйң эшләп килә торган экспозицияләре, шулай ук вакытлыча оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар. Экскурсиянең төп өлешенең берсе булып Бөек Ватан сугышына багышланган залны карау иде. Анда балалар үзләренең дәү әтиләре, дәү әниләренең куйган көчләре, алар турында хәтирәләрне искә төшерделәр. Музей хезмәткәрләре тарафыннан аларга районыбыздан сугышка китүчеләр турында күп мәгълумат җиткерелде, шулай ук сенсор моноблоктан сугышта катнашучы ветераннарыбызның фотосурәтләре күрсәтелде.
