Корпункт:
Музейга 72 нче тапкыр җиңүне каршылар алдыннан Свияжный поселогы "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы чорына багышланган залга экскурсиягә килделәр. Музей директоры Рамис Ногманов балаларга мавыктыргыч, алар өчен аңлашылырлык дәрәҗәдә фактлар китереп экскурсия үткәрде. Моноблоктан Бөек Ватан сугышына өлеш керткән якташларыбыз, ватандашларыбыз белән таныштырды. Үз чиратында балалар да сугышта катнашкан һәм сугыш чоры бабайларына, әбиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясап, истәлекле бүләкләр белән кайтып киттеләр.



