Корпункт:
5 сентябрь көнне Апас туган якны өйрәнү музеенда патриотик рухта “Җиңү дәресе” узды. Апас Аграр көллиятеннән килгән 1 курс студентлары өчен музейда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан оештырылган күргәзмәләр, презентацияләр күрсәтелде. Шулай ук аларга музейның экспозицияләре буенча экскурсия да бик кызыклы булды. “Муса Җәлилнең Апас белән бәйләнеше “, “Казан каймасын төзүдә апаслылар өлеше” дип исемләнгән презентацияләре зур мәгънәгә ия булуына балалар инандылар һәм бик кызыклы дип таптылар. Шулай ук “900 дней мужества” (“900 көн батырлык”) (Ленинград чолганышыннан чыгуга 75 ел булу уңаеннан), “М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре... ” исемле вакытлыча оештырылган күргәзмәләре белән таныштылар, истәлеккә фотога төштеләр.


