Шушы көннәрдә Пүчинкә авылында яшәүче Эльбрус ага Җиһаншин 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.
Россия Президенты Котлау телеграммасын, район башлыгы исеменнән бүләкләрне юбилярга район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов тапшырды.
-Шөкер, тормыш иптәшем белән кочак тутырып балалар үстердек, кияү-киленнәребез дә бик акыллы, тәртипле,-ди аның 92 яшьлек тормыш иптәше Гайшә әби.
-Мин сугыш елларында хезмәт армиясендә идем. Безнең буын төзегән тимер юл, күпер-заводлар әле дә ил халкына хезмәт итә. Дөнъялар тыныч булсын, бүгенге тигез тормышыма бик шөкер итәм. Тормышлар шулай түгәрәк, табыннар җитеш, гаиләләр тигез булсын,-дип дога кылып, гомер бәйрәменә килгән кунакларга күңелләре булып озатып калдылар 90 һәм 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы, тыл, хезмәт ветераннары.
Апас районы Пүчинкә авылында яшәүче Эльбрус Җиһашинга 90 яшь
Корпункт: