Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән укуда, төрле спорт ярышларында югары нәтиҗәләгә ирешкән 80 укучы бала Волгоград шәһәренә сәяхәткә барды. Балалар заманча җиһазландырылган автобуслар белән тәэмин ителгән иде. Аларны зур җавапчылык белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, Апас урта мәктәбенең тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин, медицина, газета һәм телевидение хезмәткәрләре озатып йөрде. Балалар барып урнашкач, Герой шәһәргә экскурсиягә юл тоттылар. Волгоград - тарихи шәһәр. Монда һәр нәрсә Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Иң элек Ленин мәйданында, Павлов йортында, Сталинград сугышы музей-панорамасы комплексында булдылар. Шулай ук Геройлар аллеясында туктап ял иткәннән соң, Мамаев Курган мемориаль комплексы белән таныштылар. Бик истә калырлык сәяхәт булды, бик күп мәгълүмат алдык, җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип уртаклашты балалар.

