- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Татарстанда 1-27 февральдә “Хәтер маршы-2017” акциясе игълан ителде. 7 февральдә кичке якта Апаска Татарстан яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгы, республика хәрби комиссариаты, “Патриот” үзәге, Татарстан Ветераннары Берлеге, ДОСААФ (ОСТО) үзәк идарәсе, Татарстан уку йортлары студентларының “Кар десанты” эзләү-патриотик клублары һәм башка җәмәгать, яшүсмерләр, яшьләр оешмалары катнашында баручы бу акциядә катнашучыларның җыелма отряды килде. Алар Батырлар Мемориалында венок куйдылар, Апас Сугышчан Дан музеенда, Апас туган якны өйрәнү музеенда, “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә булдылар. Морзалар, Каратун, Апас, Зур Күккүз, Борнаш мәктәбе укучылары белән очрашулардан соң “Хәтер маршы-2017” отряды Буага юл тотачак.