Корпункт:
2018 елның 25 апрелендә МБУ «Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда» төбәгебез тыл батырларына багышланган чара булып үтте. Биредә «Герои Тыла Республики Татарстан. Татарстан Республикасы тыл Геройлары» исемле ике томлык китапны тәкъдир итү узды. Әлеге чарада сугыш елларында төрле өлкәләрдә фидакарь хезмэт куйган, Бөек Җиңүне якынайтуда үзләреннән өлеш керткән якташларыбыз турында сөйләнде. Кичәгә исән булган тыл батырлары үзләре, исән булмаганнарының балалары, якыннары килде. Ачы сугыш елларында башларыннан кичергән хәлләр турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар.


