Актанышның легендар шәхесе - Актаныш районының беренче санлы мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтов өчен дә бүгенге иртә аеруча истәлекле башланды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Баязит Шәймәрдан улының өендә булып, аның хәлен белде, район, республика өчен куйган хезмәтләрен лаеклы бәяләп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе тапшырды.
-Дулкынланам, минем өчен бик зур дәрәҗә бу, хөрмәт билгесе, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты легендар шәхес.
Актаныш районы Баязит Шәймәрдан улы кебек шәхесләргә ия булуы белән бәхетле.
Баязит аганың хезмәт юлы 1947 елда 16 яшеннән башланып китә. Ул Актаныш районы авылларында башлангыч мәктәп мөгаллиме, физик тәрбия, математика, физика, география һәм тарих укытучысы булып эшләп, халык алдында зур ихтирам казана. 1969-1987 елларда Актаныш халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасында торуы да, аңа карата халык ышанычының төпле булуын исбатлый. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм ТР Президентының Мактау грамотасы, “Тырыш хезмәте өчен” медале, Мактау билгесе, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орденнары белән бүләкләнүе дә аның киңкырлы, көчле шәхес булуы турында сөйли.