Бизәкле, матур коймалары, айлы, чаптар кашкалы капка түбәләре, аккошлы коелары белән балкытып торган бер йорт бар Актанышбашта. Аның хуҗасы – Шәйхенур Әхмәтовка 90 яшь тулды. Олугъ юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсе һәм күчтәнәч кабын Шәйхенур Шәмсиәхмәт улы горурлык хисләре белән кабул итеп алды.
Егетләр кебек әле Шәйхенур абый. Иң мөһиме- тормышка мәхәббәтен җуймаган, шушы яшькә җиткәндә дә көр күңеллелеге белән сокландыра.
Оста куллы булуы- ата-бабасыннан ук килә. Әтисе оста тегүче булган Шәйхенур аганың, итек тә баса, кайры туннарны тиресен үзе иләп, үлчәп, җөйләп клиентына кигереп җибәрә торган була.
- Париждагы Эйфель башнясын татар кешесе төзегән икән, бу хакта укыгач, миндә дә шундый манара ясау теләге уянды. Өемнең каршына очына ай куеп ясап куйдым,- ди 90 яшәр, иҗат эшләре белән таныштырып.
Бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә Шәйхенурга. Бөек Ватан сугышы башланганда 11 яшьлек булган малай, яуга киткән ир-егетләрне алыштыра: яшьтәшләре белән сука артына баса, басу тырмалый, чәчү чәчә. Ничек тә егелмаска, авырлыкларга каршы торырга шушы чорда өйрәнә.
Ат җиккән егет, тора-бара илдә- көндә күрелмәгән куәтле техникалар иярли. Түбән Кама төзелешләрендә катнаша. Экскаватор руле артына утырып, зур-зур котлованнар актара, химия заводының нигезен торгызуда саллы өлеш кертә. Туган җирнең тарту көче җиңә егетне. 70 нче елларда Актанышка кайта, монда да һөнәрле булуы төзелешләрнең уртасында кайнарга этәргеч биргән. Шәйхенур Әхмәтов Актаныш үзәген төзүдә катнаша, Такталачык, Уразай һәм башка мөһим объектларны сафка бастыруда хезмәт куя.
Төзүчелек җене һаман да тынгы бирми аксакалга, урам, ишегалдындагы хикмәтле иҗат эшләнмәләре шул хакта сөйли дә инде.
Тагын бер сәләте бар Шәйхенур абыйның: гармунда бик матур уйный ул, элегрәк гармунына кушылып җырлаган да. Бүген 47 ел бергә тату гомер кичергән хатыны Мәгъфия апаны да карап-тәрбияләп тора. Балалары, оныклары еш кунак төп йортта, уллары, киленнәре, оныклары кайтып булышалар.
Шәйхенур Әхмәтовның авылдашлары, авылның киләчәгенә битараф булмавы, халык җыеннарында фикерләре, тәкъдимнәре белән чыгыш ясавын да үрнәк сыйфат дип бәяли җирлек җитәкчелеге.
Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев, Шәйхенур Әхмәтовның 2019 елда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан районда узган “Олы җыен”фестиваленең “ Иң матур татар өе” номинациясендә җиңеп, авыл өчен зур горурлык булуын әйтте.
АКТАНЫШБАШ ЭЙФЕЛЬ БАШНЯСЫН ТӨЗҮЧЕГӘ 90 ЯШЬ!
Корпункт: