Корпункт:
Иске Гришкин авыл китапханәсе укытучы Н.Попова белән берлектә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды.
Акция кысаларында башлангыч класс укучылары өчен “Им не вручали повесток” исемле батырлык дәресе үткрелде. Китапханәче авыр сугыш елларында халкыбызның батырлыгы, кечкенә малай һәм кызларның җиңүгә ышанычы һәм Җиңү көнен якынайтуга керткән өлеше турында сөйләде. “Я помню и горжусь!” китап күргәзмәсе ясалды. “Дети –герои Великой Отечественной войны”, В.Козловның “Пашкин самолет”, Б.Лавреневның “Разведчик Вихров”, Г.Набатовның “Зина Портнова” китапларыннан өзекләрне кычкырып укыдык.
Балалар батырлыкка хәтер һәм хөрмәт йөзеннән сугыш турындагы китапларны укырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
