- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Песәй авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Афганистан - йөрәк ярасы" дигән әдәби кунакханә оештырылды. Тиздән Совет солдатларын Афганистан җиреннән чыгарылуга 30 ел тула. Шуңа күрә бу тема бугенге көндә бигрәк тә актуаль. Әлеге кичәгә төп кунак итеп, Афганистан сугышының ачысын-төчесен татыган авылдашыбыз, Песәй урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәттахов Ришат Касыйм улы чакырылды. Әдәби кунакханә кунаклары өчен бу очрашу, чын мәгънәсендә, батырлык дәресе булды. Утлы еллар турында документаль фильм карау, шул сугышның тере шахиты булган авылдашыбызның чыгышы бүгенге матур тормышның кадерен аңларга ярдәм итте.
Безнең авылдан Афган сугышында катнашучыларны да зур хөрмәт белән искә алдык, алдагы тормышлары бары тик шатлыклы вакыйгалардан гына торсын иде. Менә алар, безнең горурлыгыбыз булган ир-егетләр: Гилязов Ринат, Шаймуратов Рамиль, Назмутдинов Дамир, Ситдиков Фарил, Габеев Илдус, Рафиков Фирдәвес, Зиннатуллин Фәрит һәм Фаттахов Ришатлар. Очрашуны күңелле нотада тәмамлау өчен, кунагыбызга блиц-сораулар тәкъдим ителде, ә ул исә, бик матур итеп, уен- көлке белән җавап бирде. Мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина, йөрәк ярасы булырдай, мондый сугышларның башка кабатланмавын теләде, тормышның кадерен белергә чакырды.