Корпункт:
28 гыйнвар көнне Тихоново авылы китапханәсендә "Әфган юллары буйлап" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.
Китапханәче Н. Медведева укучыларны Әфганстандагы сугыш тарихы белән таныштырды, үзләренең хәрби бурычларын геройларча башкарган әфганчылар турында сөйләде. Укучылар өчен «1979-1989 елларда Әфган сугышы» презентациясе, Әфганстан турында фильмнардан видеороликлар күрсәтелде.
Дәрескә сугышта һәлак булган солдатның шушы сугышта катнашкан Семенов Валентин Ивановичның әниседә чакырылган иде. Әфган сугышы сугышчылар йөрәге яралы вакытта, үз туендыручысын югалткан аналар исән чакта үзе турында озак хәтерләтәчәк әле.