Ябалак авылында гомер итүче Шарттин бабай Фәхретдинов 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды
Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин Шарттин бабайның өендә булып, иң изге теләкләр җиткерделәр, хәл-әхвәлен белешеп, бүләкләрне бирделәр.
Шарттин бабай Фәхретдинов бүгенге көндә ялгызы көн күрә. Үз-үзен йөртә, ашарына пешерә, яшелчәләр үстерә ул. Йорты да чиста-пөхтә. Бар җирне карап кына тора бабай.
–Бер генә дә тик торырга яратмый. Балта остасы буларак, үзенең остаханәсендә көннәр буе нидер юна, кисә, кадаклый, әйберләр ясый, кирәк җирне төзәтеп куя, – диләр күршеләре.