Чәчер авылында гомер кичерүче нәсимә Гаязова гомер бәйрәмен каршы алды.
Актанышта 90,95,100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы мөхтәрәм юбилярларның бәйрәм куанычын район җитәкчелеге дә уртаклашып килә. Бу - язылмаган матур канун, бу - тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән олуг затларга хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Агымдагы елның гыйнвар аенда Актаныш районының 20 мөхтәрәм заты 90яшьлекләр сафын тулыландырды - ачлык-ялангачлыкны үз күзләре белән күргән, күмәк хуҗалыклар оешу, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты булган мондый затларның матур тормыш кичереп, бүгенге имин тормышта яшәүләре үзе үк зур куаныч!
Актаныш район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, Чәчер авылында булып, юбилей иясе Нәсимә Гаяз кызы белән очрашты. Ул юбилярга Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын, район башлыгының күчтәнәчен тапшырды. Рәйхан Флүс кызы бәхетле картлык насыйп булган Нәсимә Гаязованы шәхсән үзе исменнән котлап, аның сөенечен уртаклашты.