- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бу шатлыклы да кайгылы да көнне әтием Гаязетдин гомере буе көткәндер. Купме гомер узган, ләкин әтисенең кайсы сугыш кырында вафат булганын да, каберендә белми иде ул. Купме генә эзләсәк тә теләгебезгә ирешә алмадык без. Менә беркөнне сеңелем Ленара шалтыратты. Аның тавышы шатлыклы да, шунда ук моңсу да иде. – “ Апа Абдулла бабай турында мәгълүмат таптым бит” - ди. “Кая вафат булган, кая күмелгән -барысы да “Память народа” дигән сайтка куйганнар”- ди. Шул вакытта нинди хисләр кичергәнемне үзем генә беләм. 70 елдан соң, инде бөтен өметебез өзелгән дигәндә, менә бит бабабызның кабере табылган. ”Вахта Памяти” экспедициясе, Алматы шәһәре, Псков һәм Томск өлкәләре эзләү отрядлары ”2-нче Прибалтика фронтының 22-нче армиясе 54-нче аерым укчылар бригадасанын билгесез сугышчыларын ачыклау һәм туганнар каберлегенә күчереп күмү максатын куялар. 54-нче аерым укчылар бригадасы сугышчылары Калинин өлкәсе Новосокольнический районы Пичевка авылында 89 туганлык каберендә табыла. Өч елга сузылган эзләү барышында, экспедицияләр 373 сугышчының каберен өзләп тапкан. Алар арасында безнең бабабыз Гимальдинов Абдулла Хайретдин улы исеме дә бар.
Минем язмам, бабабыз, әтинең әтисе Гимальдинов Абдулла Хәйретдин улының истәлегенә багышлана.
Абдулла бабай 1912 елда Буденный районында (әлеге Буа районы) Биморза авылында туып үсә. Бик акыллы,зирәк егет була.1938 елда Соендек авылы кызы Миһриҗамал белән тормыш корып жибәрәләр.1939 елнын 7-нче сентяберендә уллары Гаязетдин туа.
Бик авыр еллар була. Бабай Абдулла гаиләсенә бераз булса да жиңелрәк булсын диеп, Мәскәугә эш эзләп китә. « Узем урнашкач сезне дә кайтып алам»- диеп әбигә вәгъдә бирә. Бабайнын беренче вакытта язган хатлары әле дә бездә саклана. Хәттә әтигә күчтәнәч итеп җибәргән печенье савытын да әби ташламаган.Шуның кадәр кадерле булган ул хатлар,буләкләр. Әби аларны ак биләүгә төреп узенең сандыгында бик пөхтәләп саклый иде.
Ләкин бер көнне бөтен өметләр өзелә.1941 елның көзендә бабай сугышка китә.Бригада 1941 елнын көзендә Казахстанның Север районың Саратов өлкәсендә оеша. Аларны 2-нче Прибалтика фронтының 22-нче армиясенең 54-нче аерым укчылар бригадасына билгелиләр. 1941 елнын 5 декабрендә Озинки станциясеннән озатылган эшелон 9 декабрендә Химки шәһәренә килеп житә.Аннары инде эшелон белән бригаданы Осташково районына җибәрәләр.Торопецко-Холмский операциясе башланганда 1942 елнын 9 январендә армиянең 3 эшелонында була Абдулла бабай. 54-нче аерым укчылар бригадасы Холм шәһәре очен сугыша. Бер ел Холм районында оборона тоталар. 1942 елнын декабре - 1943 елнын январь аенда Великолукский өчен һоҗүм операциясендә катнаша. Локня шәһәре янында да бик көчле сугыш була. Куп югалтулар белән алар Холмга килеп җитәләр.
1944 елның 13 январендә Насва дигән станциядә оборона тоталар,ә аннары инде Ягодкино -Федорухново, Новосокольники фронтында, узләренең бар көчләрен куеп дошманга каршы сугышалар . 54-нче аерым укчылар бригадасы Прибалтика якларына күчә бара.Ахыргы көрәш шунда була да инде.Абдулла бабай 1944 елның 16 январендә сугыш кырында вафат була.
Ачы кайгы, хәсрәт килә әби йортына. Әбиебез бердәнбер өметен югалта.Тормышның бөтен авырлыгы яшь һәм тол хатынның җилкәсенә ята. Миһриҗамал әби әтине берүзе аякка бастыра. Ул вакытта күргән авырлыкларны әби сөйләргә дә,хәтта искә төшерергә дә теләми иде. Битен томалар иде дә, шыпырт кына елап җибәрер иде .Күңеле белән ул һаман әле бабайны көтте.
Бернинди авырлыклар да әтине шундый акыллы, мәрхәмәтле, уңган булып үстерергә комачауламый аңа. Әби чын ир-егет тәрбияли. Әти үсеп житә, әниебез Равия белән матур тормыш корып жибәрәләр.Әти колхозда шофер, ә әни колхозчы булып эшлиләр. Бар көчләрен куеп зур йорт тозеп керәләр.Тату гаиләдэ алты бала- 5кыз һәм бер ул тәрбияләп устерәләр. Әбиебезнең урыны да гел турдә булды.Без аны бик ярата идек,хөрмәт итә идек. Ул да безне яратып, сөеп кенә үстерде.
Әтинең тормышы тугәрәк булса да, әтисен эзләп табу төләге зур иде. Әтисенең сугышка киткәнен хәтерләми иде ул. Ләкин бик кечкенә, ике яшендә генә була. Әтисен фотосүрәттән генә белә дисәктә ,ялгыш булмас. Ятим үсүе аңа җиңел генә булмагандыр. Кечкенә чакларын искә төшереп, ул безгә бик еш сөйли иде. Казан шәһәренә барып та әтисе турында бер мәгълүмәт тә таба алмагач,ахыргы өметен югалтты кебек иде эти.
Менә бу көн килеп җитте, ләкин кызганычка каршы, әби дә, әти дә инде безнең арадан мәңгеллеккә китеп бардылар. Без, аларның балалары һәм оныклары – безнең гаиләбез тормышында булган шушы хәтирәне, матур истәлекне, гомеребез буе куңелләребездә сакларбыз. Безнең бабайның да Бөек Ватан сугышында илебезнең җиңуенә зур өлеш кертуе, батырлык үрнәге булуы белән горурланабыз.
Ә инде туган нигезебезгә, Биморза авылына, без шатланып кайтабыз. Туган йортның ямен, җылысын саклаучы безнең әнибез Равия, безне һәр вакыт шатланып каршы ала. Аңа ходай озын гомер биреп, исәнлектә-саулыкта, кайгы хәсрәт күрмичә яшәргә язсын иде.
Зөлфия Хәйруллина
Буа шәһәре ,Татарстан